Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләрен төзүдә Чупай таш карьерының роле (ФОТО)

ХХ гасырның 40 нчы елларында Әлмәт районы һәм аның тирә-ягында «кара алтын» табу, аны эшкәртү җайга салынгач, торак йортлар, производство корылмаларына ихтыяҗ нык арта.

Эзләнүләр нәтиҗәсендә, Әлмәт торак пункты тирәсендә төзелеш өчен материаллар (чимал) әзерләүнең йөздән артык урыны табыла. Шуларның алтмыштан артыгы сәнәгать ягыннан әһәмияткә ия була. калганнары, юка ятма катламда булу сәбәпле, игътибардан читтә кала.

Карбонат пародалар (известняк) яралган урыннар Татарстан территориясендә күп түгел. Файдаланырга яраклы катлам нибары берничә метрны, сирәк очракларда дистә, йөз квадрат метрны тәшкил итә. Әлмәт төбәгендә бары Икенче Кичүчат һәм Чупай җирлекләрендә бу күрсәткеч ике мең куб метрга җитә. Күрсәткечләр заманы өчен шактый югары була. Вакыт-вакыт әлеге карьерларда табылган известняк юл төзелешендә файдаланыла торган һәм бетон җитештерүгә кирәкле ташны да алыштыра.

Заман әлмәтлеләрдән күпне таләп итә. Чупай авылы янында төзелеш өчен кыйммәтле материал табылгач, авылның көньяк өлешендә ашыгыч рәвештә, эшчеләрне яшәү урыннары белән тәэмин итү өчен, такталар арасына пычкы чүбе тутырып, бараклар, мәктәп, мәдәният йорты, ашханә, мунча, элемтә бүлеге һәм башка объектлар төзелә. Бүген инде аларның барысы да диярлек юкка чыкса да, заманы өчен таш карьерының җиде участогында тәүлек дәвамында, өч сменада, хезмәт куйган алты йөзләп эшчегә болар һәммәсе яшәү чыганагы исәпләнә.

Шул шартларда сугыштан соңгы авыр елларда Чупай авылы янында таш җитештерү карьеры эшли башлый. Биредә киселгән таш үзенең ныклыгы белән аерыла (75-150 берәмлекне тәшкил итә; чагыштыру өчен: фабрикада җитештерелгән кирпечнең ныклыгы 75-100 берәмлек). Республика дәрәҗәсендә әһәмияткә ия чимал чыганагы заманы өчен бик мөһим була.

Күрәсең, әлеге кыйммәтле төзелеш материалын җирле халык инде күптән белгән. 1917 ел революциясенә кадәр зур булмаган ташчылар артеле бу таудан үзләренә кирәк кадәр таш кискән, аны эшкәртеп, амбар-келәтләр, сирәк кенә йортлар да төзегән. Кайберләре бүген дә исән. Авыл уртасында урнашкан, колхозлаштыру елларыннан соң озак вакыт «Идарә йорты», соңрак АТС һәм китапханә бинасы булып торган атаклы Әхмәт бай йортын да шундыйлардан.

Шуны да әйтергә кирәк: ул заман ташчылары җитештергән чималны чит төбәкләргә дә озаткан. Чупай ташыннан Бөгелмә шәһәренең байлары йорт салдыруы, тирә-юньдәге мәчет-чиркәүләрнең әлеге таштан булуы сер түгел.

1950 елның маенда Чупай таш карьеры рәсми рәвештә ачыла. 1950-1953 елларда төзелеш материалы бары тик кул көче белән җитештерелә. Балта, кувалда, чөй, таш шомарткыч эшчеләрнең тәүге кораллары була. Киселгән ташның авырлыгы 39 килограммны тәшкил итә. Бу ташлардан Әлмәт шәһәре йортларының (халыкта - «финский дом») нигезе салына.
Ниһаять, 1953 елда Бакудан Чупайга таш кисә торган тәүге машиналар кайтартыла. 1954 елдан 1968 елга кадәр биредә өч сменада ял көннәрсез 500-700 кеше хезмәт куя. Көненә 1200 кубометр таш җитештерелә. Бер таш җиде кирпечне алыштыра.

1957-1961 елларда Чупай карьерында эшләгән чупайлы Антон Алексеев әлеге елларны болай искә ала: «Баштагы елларда ташны буйга кисә идек, тора-бара аны аркылы да кисә башладык. Таләп бик зур иде. Әгәр 19x19x39 сантиметрдагы стандарттан бер генә сантиметрга арттырсаң яисә киметсәң, 8 сәгатьлек эшең тулысы белән юкка чыкты дигән сүз. Без эш көне дәвамында 450 метрга кадәр озынлыкта таш кисә идек. Ике катлы әзер таш чыгып барганны да исәпләсәң, бу - 900 метр дигән сүз».

Шул рәвешле, Чупай авылы янындагы карьер нефть чыгару өчен мөһим насос, компрессор подстанцияләре, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Зәй, Баулы, Казан шәһәрләрендәге торак йортлар, Казанның «Спартак» аяк киемнәре фабрикасы, Нурлат шикәр заводы һәм башка бик күп төзелеш объектлары өчен кирәкле таш бирә. Карьер кысаларында известь җитештерү дә алга киткән була.

Чупай һәм күрше-тирә авыллардан гына түгел, бирегә чит төбәкләрдән бик күп яшьләр күчеп кайта, хезмәт куя. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының абруйлы артисты Хәлил Мәхмүтов та хезмәт юлын биредә башлый. Чит җирләрдән күчеп килгән төрле милләт вәкилләренең кайберләре әле бүген дә Чупайда гомер кичерә, җирле халык белән тату мөгамәләдә тормыш итә.

Авылда Чупай ташыннан икекатлы ике йорт та салына. Аларның һәрберсендә сигезәр фатир. Бүген аларда 16 гаилә яши.

1968 елда, күрәсең, Түбән Мактама, Рус Акташы эшчеләр бистәсендә кирпеч, Әлмәт шәһәрендә тимер-бетон эшләнмәләр заводлары төзелү нисбәтеннән, Чупай ташы сыйфатсыз һәм аны җитештерү артык чыгымлы дип табыла. Шулай итеп, карьер да ябыла. Бүген әлеге урында Карьер күле җәйрәп ята. Ташны кискән урында бәреп чыккан чишмәләр суыннан хасил булган карьер күлендә кешеләр бүген рәхәтләнеп балык тота, су коена.

...Әлмәт, республика шәһәрләренең һәм тирә-як нефть җирлекләренең төзелеш нигезенә яткан Чупай ташы, һичшиксез, бер истәлек ташына лаек. 1950-1968 елларда Чупай тавыннан таш чыгарылуны без онытырга тиеш түгел.

Рамил ХАННАНОВ
Чын мирас





1. Чупай таш карьерының бүгенге күренеше



2. Таш төяүчеләр эш вакытында. 1952 ел




3. Таш кисүче бригада.1959 ел




4. Чупай авылында Әхмәт бай йорты. 2013 ел




5. Әлмәт шәһәре үзәгендә Чупай ташыннан салынган йортларның берсе. 2013 ел

Фотолар автор архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250