Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстаннан 35 яшьлек күрәзәчегә "Битвы экстрасенсов"ның яңа сезонында катнашу бәхете елмайган

35 яшьлек казанлы Айрат Хаҗиев әлеге тапшыруның сайлап алу турына бер уйламаган җирдән эләгә.

Егет Буада яшәүче дәвалаучы дустын танылган телепроектта катншырга өнди. Дусты исә Айратның сәләтләрен белә торып: "Үзең дә барсаң гына ризалашам," - дип белдерә. Дустына бәхет елмаймый, ә менә Айратны Мәскәүгә, төп сайлап алу турына, чакыралар.

Кастингтагы биремнәр гадәттәгечә: конвертта нәрсә ятуын, фотода кем сурәтләнгән булуын билгеләү. Айрат биремнәрне төгәл үти.

- Мин конвертны алгач та күзләремне яптым һәм күз алдыма кызыл квадрат килеп басты. Аннан, бер кыз балның ике фотосын бирделәр. Мин аның һәлак булуын, судан табылуын, ләкин үз-үзенә кул салмаган булуын әйттем, - дип искә төшерә күрәзәче. - Аннан Казанга кайтып, берникадәр вакыт узу белән, миңа шалтыратып, Мәскәүгә чакырылган булуым турында хәбәр иттеләр. Татарстаннан мин бердәнбер булып чыктым.

Айратта кечкенәдән үк якын туганнарының үлемен алдан ук әйтеп бирү сәләте була. Үскәчрәк исә, үзе дә мистик төшләр күргән әбисе оныгына дәвалау белән шөгыльләнергә киңәш итә. Әбисен акылдан язганга санамый егет. Ә менә үзе дә фатирында билгесез тавышлар ишетә, үлгән кешеләрнең сурәтләрен күрә башлагач, хафага төшә.

- Акылдан язам ахры, дип уйладым. Әлеге серле, аңлатып булмый торган хәлләр турындагы фән белән кызыксына башладым. 24 яшемдә бик нык агуланып, клиник үлем кичердем. Шул чордан башлап тормышым бөтенләй үзгәрде, - ди егет.

Ул төш белән өн арасындагы халәттә үз сәләтләрен үстерү белән шөгыльләнә башлый. Мондый халәттән айну белән ул сәер билгеләр яза башлый. Соңрак аларның борынгы язмаларга охшаган булуын ачыклый.

Бервакытны "Битвы экстрасенсов"ның 11нче сезонын караганнан соң анда катнашучыларны эзләү эшенә керешә Айрат. Виктория Суббота кабул итәргә ризалык бирә үзен.

Күрәзәче аңа: "Сиңа тумыштан ук сихер көче бирелгән, моны үстерергә кирәк", - ди.

Мәскәүгә кастингка 250 катншучы чакырылган була.

- Беренче биремне үтәргә шактый талчыккан килеш кердем, чөнки бик озак көтәргә туры килде безгә, - дип сөйли Айдар. - Залга кергәч исә тынычландым. Чаршау артында нәрсә булуын билгеләргә кирәк иде, мин нәрсә күрүемне сөйләп бирдем. Тик әлеге серия эфирга чыкканчы безгә чаршау артында нәрсә яшерелгәнен әйтүче булмады (анда аркасына берничә сөлек салынган кыз утырган була).

Икенче бирем машиналарның берсендә яшерелгән кешене табу була.

- Мин ангарга кергәч тә, күзем ике машинага төште, һич шикләнүсез аларга таба юл алдым. Аларның берсе: "Ач, мин монда!"- дип тора иде. Тик мин икенче машинага таба киттем һәм кулларым белән тирбәнеш (вибрация) тойдым. Мин соңгысын сайладым һәм ялгыштым, беренчесен сайларга булган икән, - дип искә ала якташыбыз. - Төшерүче төркемнең дә кәефе кырылды хәтта. Килеп кергәч тә, кирәкле машинага таба атлаучы мин беренче булганмын икән. Ә Сафроновлар миңа ошады, тик сынауларны узганда буташтыралар. Алар алдында шундый максат тора ич.

Айрат Хаҗиев тапшыруны төшергәндә, бик күп катнашучылар белән дуслашырга өлгергән һәм аларның барсына да уңышлар тели.

"Татмедиа" буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250