Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда суыклар кайчанга кадәр дәвам итә?

Инде җәй җылысын сизеп йөри генә башлаган идек, тагын көннәр суытып җибәрде.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев «Челнинские известия» басмасына шәһәргә кайчан җылылар кире әйләнеп кайтачагы турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, май ахырына кадәр җәйге җылы көннәр көтелми.

«Татарстанга Скандинавия антициклоны килде. Май азагына кадәр һава торышы салкынча булачак, һава температурасы бүгеннән башлап нормадан 2-3 градуска түбәнрәк торачак», — ди метеоролог.

 

Алдагы көннәрдә кояшлы, явым-төшемсез, көндез +17 градуска хәтле, төнлә +10 градустан түбәнрәк температуралы һава торышы фаразлана.

Фото: pxhere.com

http://saby-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X