Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда һәр эшсез кешегә өч эш урыны туры килә

Узган елда 45,6 мең кеше Татарстанның мәшгульлек хезмәтләре ярдәмендә эш тапкан.

Татарстанда 12 мең эшсез һәм 39 мең эш урыны исәпләнә, дип белдерде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында.

«Хәзерге вакытта республикада хезмәт базарында вазгыять тотрыклы. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе, эшче көчләр саныннан чыгып исәпләгәндә, 0,7 проценттан артмый», - дип искәртте министр.

Баулы (1,17 процент), Чирмешән (0,9 процент), Саба (0,89 процент) һәм Теләче (0,88 процент) районнарында әлеге күрсәткеч республикадагы уртача дәрәҗәдән югарырак булса, Лаеш (0,19 процент), Актаныш (0,26 процент) һәм Югары Ослан (0,37 процент) районнарында ул түбәнрәк.

2017 елда республика мәшгульлек хезмәте органнарына 68,6 мең кеше эш сорап мөрәҗәгать иткән, аларның 45,6 меңе эш тапкан.

2018 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанда эшкә урнаштырылган гражданнарның өлеше 49 процент тәшкил итә. 

Фото: Султан Исхаков

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса