Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан халкын июньдә тагын 2 көнлек эш атнасы көтә

Татарстанда яшәүнең бик күп уңай яклары бар. Шуларның берсе — бәйрәмнәрнең бераз гына булса да күбрәк булуы. Май ае ял көннәренә бай булды. Татарстан халкы өчен июнь дә тиз узачак! Июньлә безне тагын 2 көнлек эш атнасы көтә!

Биш көнлек хезмәт атнасында 10, 11, 12, 15, 16 һәм 17 июнь ял көннәре дип билгеләнә. 9 һәм 14 июнь көннәрендәге эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла.

12 июнь, — Россия көнне, сишәмбегә туры килә. Шуңа күрә Рәсәй халкы 10 — якшәмбедән, 12 — сишәмбегә кадәр ял итәчәк. 11 июнь — дүшәмбе эш көне исә, 9 — шимбәгә күчерелә.

Татарстан халкы өчен җомга — 15 июнь дә ял көне булачак. Бу көнне Ураза бәйрәме башланган көн була. Шулай итеп, эш көннәре Татарстанлылар өчен ул атнада 2 көн генә эшләргә туры киләчәк — 13 июнь — чәршәмбе һәм 14 июнь пәнҗешәмбе.

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X