Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ташларга ашыкмагыз - файдасы бар

Сабынны беркайчан да бетканче кулланмыйбыз, шулай бит. Гел бәләкәй генә кисәге кала. Менә шуларны җыеп (балаларныкы я кер сабыны булса, яхшырак) барыгыз. Аларны әрәм итмичә өр яңа сабын эшләп була: катысын да, сыегын да.

Каты сабын

Кирәк әйберләр: сабын кисәкләре, пычак,  кайнатылган җылы су (сабын кисәкләрен каплап торырлык күләмдә), калак, микродулкынлы мичкә куярга яраклы  махсус савыт  һәм формалар.

Сабын кисәкләрен пычак ярдәмендә вак кисәкләргә бүләбез һәм махсус савытка тутырып, микродулкынлы мичкә (500 ВТ) 45 секундка куеп алабыз. Чыгарабыз, яхшылап болгатабыз һәм тулысынча эреп бетсен өчен яңадан мичкә куеп алабыз. Килеп чыккан массаны алдан әзерләп куелган формаларга тутырабыз да 1-2 көнгә салкын урынга куябыз.

Сабынны тәмле исле итәсегез килсә, ошаган эфир майлары кушарга була. Ә табигый буяулар – шоколад, какао порошогы, карри,  хына, чөгендер.

Сыек сабын

Кирәк: 1 литр кайнап торган су, 0,5 стакан сөт, 4 тамчы эфир мае, 3 литрлы шешә, силикон я эссегә чыдамлы савыт, кыргыч.

Сабын кисәкләрен кыргыч аша үткәрергә. Шуннан аларны шешәгә тутырып өстенә кайнап торган суны салырга. Яхшылап, сабын кисәкләре эреп беткәнче болгатырга. Аннан соң инде сөт һәм эфир майларын өстәргә.

http://omet-rb.ru/sezne-chen/3454-tashlarga-ashykmagyz

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса