Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«ӘТ» иң күп язылучы сыйныф белән очрашты [+ФОТОЛАР]

Быел 100 еллык юбилеен билгеләп узучы 1 нче мәктәп «ӘТ» журналистларын очрашуга чакырды.

Баксаң, «3В» сыйныф ата-аналары безнең газетаны иң күп алдыручылар булып санала икән. Бер сыйныфтагы 18 гаиләгә газета даими килеп бара. 
Укучылар очрашуда үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алды. Редакция эшчәнлеге белән тирәннән танышты. Татар әдипләренең шигырьләрен дә яттан сөйләп тәэсирләндерделәр. 
– Мондый очрашулар «100 еллыкка - 100 чара» дигән проект кысаларында ел дәвамында узачак. Планда төрле шәхесләрне, күренекле төбәк язучыларын чакыру бар. Музей дәресләрен дә киңәйтеп җибәрәсебез килә. Аеруча башлангыч сыйныфларның мәктәп тарихын ныклап белүләрен телибез, - диде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлия Җамалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса