Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Социологлар: Спиннер модасы узып бара

Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Русия халкының яртысында диярлек, бигрәк тә балалы гаиләләрдә (48 проценты) спиннер бар. Шул ук вакытта аларның күпчелеге бу уенчык ошамады, хәзер тик ята дип белдергән

Сораштыруда катнашкан дүрт кешенең өчесе спиннер тынычландыру чарасы дисә, калганнар өчен ул гадәти уенчык һәм модалы аксессуар икән. 26 процент русияле спиннерны сәламәтлек өчен зыянлы дип белә, 51 проценты исә аның бер зарары да юк ди, калганнары файдалымы-зыянлымы икәне турында берни дә белмәүләрен әйткән.

Исегезгә төшерәбез: спиннер – уртасында подшипник булган, ә кырыйлары берничә “канат”тан торган, стресс халәтеннән котылу өчен уйлап чыгарылган җайланма. Ул 2017 елның язында бик нык популяр булып алды. Октябрь аенда Роспотребнадзор спиннерларга экспертиза үткәреп, бу уенчыкларның бала психикасына начар йогынты ясамавын, ләкин вак детальләре аркасында куркыныч булуын ачыклады.

http://tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса