Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөләй авылында уникаль бәйрәм узды [+ФОТОЛАР]

Иске Яңа ел бәйрәменә сөләйлеләр быел үзенчәлек кертергә була.

Кышкы салкыннар дип тормыйча, 13 гыйнвар көнне Иске Яңа елны бөтен урамнары белән каршылаган алар. Шулай итеп урам бәйрәменә берничә дистә халык җыелган. Мондый үзенчәлекле бәйрәм уздырырга 8 Март урамында гомер итүче Лилия Шәйхетдинова һәм Лилия Хафизова тәкъдим итә. Билгеле, бөтен күрше-күлән куәтләп алып, үзләренең идеяләрен да кертә. 
Хәзер бу урамда нигезе генә утырып калган, әмма күңеле белән әле дә Сөләйгә тартылган талантлы Сәрия Әхмәдуллинага да авылдашлары рәхмәтле. Азнакайда яшәүче бу ханым ике дә уйламыйча урам бәйрәмендә катнашып, үзенең тальян гармуннарын чыңлата, матур шигырьләрен бүләк итә. 
Бәйрәм булгач, артистларсыз да булмый. Бердәмлек булгач, Эт, Әтәч, Кыш бабай һәм Карсылу костюмнары да табыла. Шулай итеп әлеге урамдагы 30 лап хуҗалык та Иске Яңа елны шаулатып бәйрәм итә. Өч самавыр чәй әле аз да була. Авылдашларының күңелле чарасына күрше-тирә урамнар да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса