Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәламәтлек саклау министрлыгы поликлиникада түләүле коляска урыны турында аңлатма бирде

Видеокамералар урнаштырганнан соң коляскаларны саклаган өчен түләү алынмаячак, дип әйттеләр министрлыкта.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Чаллының 4 нче балалар поликлиникасында түләүле коляска урыны турында аңлатма бирде.

Поликлиникада аерым керү юлы белән коляскалар урыны медучреждениенең төзекләндерү проектында каралган, шуннан соң анда саклау оештырылган. Бу хакта “Халык контроле”ндәге ведомство аңлатмасында әйтелгән. “Түләү касса чеклары аша башкарылган һәм исәпкә алынган”, диелгән әлеге хәбәрдә.

Видеокамералар урнаштырганнан соң, коляскаларны һәм башка әйберләрне саклаган өчен түләү алынмаячак, дип әйткәннәр министрлыкта. Коляска калдырган өчен түләү 10 сум алынган, чек хатка теркәлгән. 

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса