Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәламәт булыгыз!

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белдергәнчә, йөрәк-кан тамырлары авырулары - халык арасында үлемнәр санының төп сәбәбе икән.

2017 елда республика халкын диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча (тикшерүне 582 854 кеше узды), йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсеш куркынычына һәр унөченче   татарстанлы дучар ителгән. Һәр җиденче кеше дөрес тукланмый (13,6%), һәр унынчысы  түбән физик активлыгы белән беррәттән (7,9%),  тәннең кирәгеннән артык авырлыгына ия.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын тулысынча дәвалау мөмкин булмаганга,    кисәтү, булдырмау мөһим. Дөресен әйткәндә, бу эшнең әлләни катлаулы­гы да юк. Нәрсә ярата соң безнең йөрәгебез? Аңа нәрсәләр ошый?

Ул безнең хәрәкәтләнгәнне ярата. Хәтта кечкенә генә за­рядка эшләү дә тик ятуга кара­ганда күпкә яхшырак. Көненә 30 минут җәяү йөрү хәлегезне ях­шыртыр. Врачлар, мәсәлән, инфаркттан соң күбрәк хәрәкәтләнергә, хәтта моның өчен эт сатып алырга тәкъдим итәләр, чөнки бу очракта, теләсәң-теләмәсәң дә, этеңне көнгә ике мәртәбә урамга алып чыгарга мәҗбүр буласың. Әлбәттә, бу тренировка йөрүе түгел-түгелен, ләкин алай да кеше аз булса да саф һава су­лый һәм хәрәкәтләнә.

Йөрәгебез дөрес тукланганны ярата. Күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә, тупас ризык, терлек мае урынына үсемлек мае ашарга кирәк.

Йөрәк өчен ниләр мөһим булуын тагын бер кат искәртеп китү дә урынлы булыр.

Калий. Ул организм­нан кирәкмәгән артык сыек­лыкны алып чыгып, йөрәк мус­кулы эшчәнлеген яхшыртырга ярдәм итә. Калий фасоль, соя, борчак, абрикос, күрәгә, өрек (кипкән абрикос), персик, кара җимеш, кипкән ак гөмбә һәм каен гөмбәсендә (подберезо­вик), кара чәй, какао, куертыл­ган чын сөттә күп.

Магний,  кан тамырларын киңәйтү һәм сидек куу үзле­генә ия булганга күрә, шулай ук үтә дә мөһим. Организмны аның белән тәэмин итүче төп чыганак — үсемлек продуктла­ры. Магний карабодайда, солы­да, борчак, кипкән каен гөмбәсе, кара чәй, кофе, хәлвә, диңгез кәбестәсендә күп.

Йод матдәләр алмашына яхшы тәэсир итә, бигрәк тә ате­росклероз булганда  файдалы.. Диңгез про­дуктлары- балык, кальмар, мидия, креветка, диңгез кәбе­стәсе -йодка бигрәк тә бай. Ул шулай ук ит, йомырка, сөт, чөгендер, салат үләне, бәрәңге, кәбестә, кыяр, виног­рад, сливада бар.

С витамины кан тамыр­ларын ныгытырга ярдәм итә. Төп чыганаклары: кызыл бол­гар борычы, алма, укроп, гөлҗимеш, облепиха, карлы­ган.

В төркеме витаминнары атеросклерозны кисәтергә һәм аңа каршы көрәшергә, матдәләр алмашын яхшыр­тырга ярдәм итә. Чүпрә, ба­выр, бөер, чикләвек, яшел яфраклы үсемлекләр.

РР витамины (никотин кислотасы)  чыганаклары: ярмалар, фасоль, эре тарт­кан он ипие, борчак, бәрәңге.

Р витамины капилляр кан тамырлары өчен кирәк. Кара миләштә, чия, кара карлыган, чәй, яшел борчак, әфлисун, лимон, гөлҗимеш, борыч, кура җиләге, каен җиләгендә бар.

Клетчатка — үсемлек күзәнәкләре тышчасы, үсем­лек җепселләре. Ул организ­мнан артык начар холесте­ринны чыгарырга һәм шуңа бәйле рәвештә атеросклероз авыруын дәваларга ярдәм итә. Бары тик үсемлек продуктларында гына — яшелчәләрдә, җиләк-җимештә, ярмаларда була.

Үсемлек мае, файдалы май кислоталары чыганагы булганга күрә, холестерин алмашын нормальләштерә.

Сәламәт булыйк! Йөрәгебезне саклыйк!


http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса