Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Синоптиклар Татарстанга карлы циклон якынлашу турында кисәтә

Республикада кышкы һава торышы саклана. Чәршәмбе, пәнҗешәмбе кар явачак. Кар катламы тагын 2-3 мм га артачак, ди белгечләр.

Кара диңгездән Татарстанга карлы яңа циклон якынлаша. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

“Пәнҗешәмбе, 22 мартта, республика янәдән көньяк-көнбатыштан килгән катнаш циклон йогынтысында булачак. Ул Кара диңгездән Татарстанга кар алып киләчәк, урыны белән көчле кар явачак. Аерым районнарда буран көтелә. Температура төнлә 5-10 градус салкын, көндез 0-5 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана”, - дип сөйләде Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина.

 

Эксперт сүзләренчә, якын көннәрдә һава торышында зур үзгәрешләр булмаячак. Республикада кышкы һава торышы саклана. Алдагы чәршәмбедә, 21 мартта, явым-төшем күзәтелмәячәк. 11-16 градус салкын, көнчыгыш районнарда аязганда -20 градус булуы мөмкин. Көндез бераз җылыта, 2-7 градус салкын көтелә.

КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев республикага төньяк салкыны килә, шунлыктан температура түбән, дип белдерде.

“Һава температурасы якын декадада нормадан 5 градуска түбәнрәк булачак. Бу һава массаларының төньяктан һәм Арктикадан килүе белән бәйле. Республикада кичә көчле кар яуды. Тәүлегенә 8 мм явым-төшем булды. Бу карның айлык нормасының өчтән бер өлеше дигән сүз. Чәршәмбе, пәнҗешәмбе дә кар явачак. Кар катламы тагын 2-3 мм га артачак”, - диде КФУ эксперты. 

Наталья Рыбакова

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X