Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шикәр комын башкача кулланабыз

Кардай ап-ак шикәр комыннан баш тарту җиңел эш түгел. Әмма хәзер сәламәтлеген кайгыртучы кайберәүләр, иртәме-соңмы, “татлы агу”дан ничек тә ваз кичәргә тырыша. Мондый очракта кухня шкафындагы шикәр комы кирәкмәс йөк булып ята. Шкаф тутырып яткырганчы, аны бик файдалы эшләргә тотынырга була.

Тәнне чистарту өчен. Гүзәл затлары­бызның косметика кибетләрендә матурдан-матур скраб тартмаларына кызыгып та, бәясенә күз салгач, товарсыз гына чыгып китү очраклары аз түгелдер. Ә бит аның урынына гап-гади шикәр комын кулланырга була. Ул, үле күзәнәкләрдән чистартып, тән тиресен искиткеч дәрәҗәдә шомартып калдыра, хатын-кызларның явызлардан-явыз “дошманы” – целлюлитны киметә. Шикәр комы белән чистартканнан соң тән тиресе крем, лосьоннарны яхшырак сеңдерә.

Скраб ясауның бернинди дә авырлыгы юк: 3 аш кашыгы шикәр комына, хуш ис өстәү өчен, бер чеметем какао яисә төелгән кофе һәм сабыйларның тәненә сөртү өчен тәгаенләнгән 1-2 кашык май өстәргә. Яхшылап болгатып, душта юыныр алдыннан тәнне шушы катнашма белән ышкырга.

Ирен ярылганан. Шикәр комы ярдәмендә ярылган иренне дә тиз генә дәвалап була. 1 чәй калагы шикәр комына шулкадәр үк эремчек яки каймак өстәгез. Килеп чыккан катнашманы иренгә сылап, 10 минут чамасы тотыгыз. Сөт аксымы һәм мае иренне тукландыра, ә шикәр бу туклыклы матдәләрнең эчкә үтеп керүе өчен тире күзәнәкләрен ача.

Терсәк һәм үкчә ярылганнан. Бер телем (боҗра) лимонны кисеп, өстенә шикәр комы сибегез дә терсәк яисә үкчәгә куегыз. Әле бер якка, әле икенче якка әйләндереп, яхшылап ышкыганнан соң шушы урынга ябып, 10 минут тотыгыз. Шикәр комы тән тиресен үле күзәнәк­ләрдән арындырачак. Ә инде лимон суты катыланган катламны йомшартачак.

Майдан арындыру өчен. Шикәр комы майлы кул һәм савыт-саба юу өчен дә бик кулай. Бу очракта үзен генә яисә 1:1 нисбәтендә чәй содасы кушып кулланырга була.

Утын яндырып җибәрү өчен. Монысы инде ирләрегезгә кагыла. Шашлык пешерү максатында ягып җибәргәндә утынга сибү өчен махсус химик сыекча урынына шикәр комы кулланырга була. Болай эшләгәндә, әлбәттә, ут авыррак кабыначак, аның каравы, әзерләнгән ризыгыгыз файдалырак булачак.

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса