Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сак булыгыз: ялган акчалар!

2 февраль көнне сәүдә, сервис һәм көнкүреш хезмәтләре өлкәсе җитәкчеләре белән киңәшмә булып узды.

Ул ялган акчалар әйләнешен булдырмау һәм җитештерү, сәүдә, җәмәгать туклануы, кунакханә индустриясе, сервис, көнкүреш хезмәтләре өлкәсендә ТР телләре хакындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланды.
- Кибетләрдә, базарларда ялган акчага юлыгу куркынычы көннән-көн арта. Илебездә криминаль бизнес үсеш алган саен ялган акчалар җитештерү очраклары да күбәя. Ялган банкнотларга хәтта банкларда да очрарга мөмкин. Кызганычка каршы, Үзәк банк китергән статистика дөреслеккә туры килә, соңгы елларда вак акчаларны "ясау" кимегән, киресенчә, ялган эре купюралар әйләнешкә кергән. Алар арасында лидерлыкны һаман да бер меңлек били, чөнки ул акчалы булуның мондый ысулын кәсеп итүчеләр тарафыннан бар яклап та җентекләп тикшерелгән, шуңа да аны сыйфатлы итеп эшләү, күчермәсен алу аларга зур авырлык тудырмый, - дип белдерде үз чыгышында башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Э.Мөхәммәдиев.
Белгәнебезчә, ялган акчалар әйләнеше икътисадка зур зыян сала. Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәре Ф.Сафин ассызыклаганча, сәүдә нокталарында ялган акчаларны ачыклаучы махсус җайланмаларның юклыгы, яки аппаратларның иске булуы әлеге фактларның күпләп таралуына китерә. Гыйнвар аенда безнең җирлектә 5000 сумлык ялган акчаларның әйләнешкә керүе ачыкланган. Тикшерүләр шуны күрсәткән, алар барысы да бер урында, бер үк кешеләр тарафыннан эшләнгән. Кул белән капшап карап кына ялган акчаларны билгеләп булмый. Шуңа да киңәшмәдә барлык сәүдә оешмалары вәкилләренә, көнкүреш хезмәте күрсәтүчеләргә үз оешмаларын кичектермичә махсус аппаратлар белән тәэмин итәргә кирәклек әйтелде.
ТР телләре законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сәүдә һәм кулланучылар хезмәте бүлеге начальнигы О.Бережных сөйләде. Ул әлеге өлкәдә хезмәт җәелдерүче оешмаларның мәгълүматлар тактасында, кулланучы почмагында, эш тәртибе, бәяләр күрсәтелгән кәгазьләрдә, менюда, белдерүләрдә, прейскурантларда язуларның рус һәм татар телләрендә булырга тиешлегенә басым ясады. Үзебездән шунысын өстисе килә, татар теленә тәрҗемә иткәндә оешма җитәкчеләре грамоталы белгечләргә мөрәҗәгать итсәләр иде, чөнки хаталы язулар белән еш очрашырга туры килә.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Фото: http://pb-relax.ru/_fr/2/5184152.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса