Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә түрәләргә Яңа ел алдыннан бүләк бирү һәм алу тыела

Россиядә түрәләргә Яңа ел алдыннан бүләк бирү һәм алу тыела. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан барлык министрлык һәм идарә тармакларына юллаган хатында шул хакта искәртте.

Хатлар РФ субъектлары югары башкарма хакимият органнары, федераль дәүләт органнары, бюджеттан тыш дәүләт фондлары һәм дүләт корпорацияләренә җибәрелгән. Идарә тармагы сайтында билгеләп үтелгәнчә, вазифаи затларны бүләк алган өчен хәтта эшеннән дә азат итәргә мөмкиннәр. Әгәр бүләк ришвәт буларак бәяләнсә, җинаять җаваплылыгы каралган. Беркетмә чаралары, командировка һәм башка рәсми чаралар вакытында алынган бүләкләр генә искәрмә булып тора.

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса