Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә iPhone 7 бәяләре төшкән

Хәзерге вакытта гаджетны 36-37 меңгә сатып алып була.

Россиядә iPhone 7 бик нык арзанланган – смартфон бәясе сату башланганда тәкъдим ителгәннән 40 процентка диярлек төшкән. Бу хакта “Российска газета” яза.

Искәртеп узабыз, җиденче “Айфон” сәүдә челтәрләрендә 2016 елда сатыла башлады. Ул чакта аның бәясе 57 мең иде. Хәзерге вакытта гаджетны 36-37 меңгә сатып алып була, дип билгели басма.

Бәяләрнең шул рәвешле аска тәгәрәвен белгечләр көнбатыш валюталарына карата рубль курсы үсеше, шулай ук iOS һәм Android. Платформаларында яңа телефон модельләре чыгу белән аңлаталар

Моңа кадәр iPhone га бәяләр билгеләүне Россиянең Монополиягә каршы хезмәте тикшерәчәге билгеле булды. Тикшерү үткәрергә яңа смартфоннар бәясенең югарылыгына зарланган гражданнар һәм компанияләр этәргән. Шул ук вакытта Россия базарында яңа модель чыгуны көтү белән бәйле рәвештә iPhone 8 популярлыгы кимү турында хәбәр ителә.

http://tatar-inform.tatar/

Фото: 

http://appls.me/news/novaya-tsvetovaya-gamma-iphone-7/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса