Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путинга ышаныч зур

РФ Президентын сайлау нәтиҗәләре билгеле. 5 март көнне 16.00 сәгатьтә РФ Үзәк сайлау комиссиясе Россия буенча беркетмәләрне 100 % тикшереп чыкты. Нәтиҗәдә, 63,60 % тавыш белән В.Путин ышанычлы җиңү яулады. Г.Зюганов 17,18 %, М.Прохоров 7,98 %, В.Жириновский 6,22 %, С.Миронов 3,85 % тавыш җыйды.

Республикада гомуми сайлаучыларның 83,03 проценты бу көнне үз тавышын биргән. Шул исәптән РФ Президентын якынча 700 меңләп яшь татарстанлы сайлаган, шуларның 10 меңе сәяси вакыйгада беренче тапкыр катнашкан. Алдагы сайлаулардан аермалы буларак, бу юлы үз йортларында тавыш бирүчеләр дә күп булган. Мәсәлән, декабрь аендагы сайлауларда мөмкинлеге чикләнгән һәм сәламәтлекләре буенча чыгып йөри алмаучы 100 меңләп кеше тавыш биргән булса, 4 март көнне аларның саны 150 меңгә тулган.
Рәсми мәгълүматлар буенча ТРда "Бердәм Россия" партиясеннән кандидат В.Путин 82,70 % тавыш белән алдынгылыкны били. КПРФ лидеры Г.Зюганов 9,66 %, үз-үзен тәкъдим иткән М.Прохоров 2,93 %, ЛДПР лидеры В.Жириновский 2,23 %, "Гадел Россия" партиясеннән кандидат С.Миронов 1,76 % тавыш туплый алган.
ТР Министрлар Кабинетында республикадагы сайлау кампаниясе нәтиҗәләренә багышлап уздырылган онлайн режимдагы брифинг барышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе А.Фомин судка, сайлау комиссияләренә, хокук саклау органнарына мөрәҗәгатьләрнең аз булуын хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, барлыгы 51 шикаять, кайнар линия буенча 752 кешедән шалтырату кабул ителгән.
Мәгълүм булганча, Владимир Путин Президент сайлауларында 3 нче тапкыр җиңеп чыкты. Ул 2000 һәм 2004 елларда югары дәүләт постына сайланган иде инде. Хәзер РФ Президентын сайлаулар 6 елдан соң гына көтелә. Чираттагы сайлаулар исә 2014 елда үтәчәк. Анда ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз.
РФ Президенты сайлауларыннан тыш Әлмәт районында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына өстәмә депутат сайлаулары да узды. Икенче Интернациональ округы буенча Әлмәт шәһәр Советына 94,82 % тавыш җыеп М.Салихов җиңеп чыкты. Биредә сайлауда катнашучылар 90,06 % тәшкил итте. Новоникольск авыл җирлегендә Беренче сайлау округы буенча Р.Гайнетдинов сайланды.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250