Путин рәттән өченче тапкыр президентлыкка дәгъва кылырга ниятләми
Россия Президенты Конституциягә буйсынуын белдерде.
Владимир Путин рәттән өченче тапкыр президентлыкка дәгъва кылырга ниятләми. Бу хакта ул Петербург халыкара икътисадый форумында белдерде, дип хәбәр итә RT.
“Мин Россия Федерациясе Конституциясенә буйсындым һәм буйсыначакмын. Конституциядә рәттән ике сроктан артмаска тиеш, дип ачык язылган”, - дип белдерде дәүләт башлыгы.
Президентлыкның икенче срогы тәмамлануга ул вазифасыннан китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа