Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Полиция сезгә рәхмәтле

Республикабызда 15 февральдә "Аларга полиция рәхмәтле" исемле акция старт алды. Аның кысаларында полиция хезмәткәрләре җинаятьләрне ачарга ярдәм күрсәткән кешеләр турында сөйләячәк. Шундыйларның берсе - Зәрия Заһидуллина.

Түбән Мактамада әлеге ханымны белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Күршеләре аның хакында менә нинди фикердә: "Зәрия апа беркайчан да бәхетсезлек очрагы булган урыннан битараф кына узып китми. Әгәр дә инде тәртип бозучыны күрсә, ул шунда ук кирәкле чараларны күрергә ашыга". Ә андый мизгелләр Зәрия ханым тормышында байтак булган. 13 сентябрьдә аның чираттагысы теркәлә. Бу көнне ул Шоссейная урамында урнашкан бакча участогына килә һәм территориядә таныш булмаган "Газель" машинасын күреп ала. Яңгырлы көн булганга күрә (чөнки начар һава торышы эшләргә мөмкинлек бирми), Зәрия апада әлеге "бакча хуҗалары" шик уята һәм ул аларны күзәтә башлый: озак та үтми, ике ир-егет эретеп ябыштыру җиһазы белән металл торбаларны кисәр- гә алына. Әлеге вакыйгага шаһит булган ханым тиз генә кәрәзле телефоныннан полициянең дежур бүлегенә шалтырата.
ЮХИДИ машинасы килеп җиткәнче Зәрия апа ка- ракларның берсен тоткарларга да батырчылык итә - ике як арасында көрәш башлана. Ахыры нәрсә белән тәмамланган булыр иде - билгесез, ярый әле хокук сагында торучылар вакытында килеп өлгерә.
"Газель" машинасында соңыннан полиция хезмәткәрләре башка участоклардан урланган торбалар һәм су бакларын да табып ала. Алар зыян күрүчеләргә кире кайтарып бирелә, ә җинаятьчеләр җәзага тартыла. Менә шундый батыр йөрәкле һәм ярдәм кулын сузарга һәрвакыт әзер торучы ул Зәрия Заһидуллина. Әлбәттә, полиция хезмәткәрләре аңа чиксез рәхмәтле.
Тирә-яктагыларга битараф булмаган тагын бер якташыбыз турында әйтеп үтәсе килә. Ул Мөхәррәм Хәмитов. 17 декабрь көнне 67 яшьлек пенсионер шарлавыклы буалар тирәсенә саф һава суларга чыга. Кинәт ул ярдәмгә чакырган хатын-кыз тавышы ишетеп тизлеген арттыра һәм суга батучы өлкән яшьтәге ханымны күреп ала. Мөхәррәм абый аны тартып чыгару өчен якын-тирәдән себерке табып ала, шул ук вакытта узып баручы бер кызга полициягә хәбәр итәргә куша. Вакытында күрелгән чаралар белән ханымга тиз арада ярдәм күрсәтелә һәм ул шәһәр шифаханәсенә озатыла. Бә- хетсезлек очрагы исә ханымның юлны кыскарту те- ләге белән килеп чыккан була.
Владимир Егоров, "Татнефть-охрана" ҖЧҖ инспекторы, шулай ук рәхмәткә лаек. Аның катнашында узган елның көзеннән башлап җирлегебездә 7 җинаять ачыклана. Аларның һәммәсе дә нефть объектларында җиһазлар урлау белән бәйле.
Югарыда аталган өч герой да Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлегенә бүләкләү чарасына чакырулы. Шулай ук шушы көннәрдә ДНД әгъзалары да билгеләп үтеләчәк.

РФ Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте биргән мәгълүматлар буенча Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА әзерләде.
С.Касыймова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250