Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пилотның канында алкоголь табылу сәбәпле, Казан-Мәскәү самолеты тоткарланган

Табиблар 44 яшьлек пилотның канында 0,06 промилле күләмендә алкоголь тапкан.

Пилотның канында алкоголь табылу сәбәпле, «Аэрофлот» компаниясенә караган самолет Казаннан Мәскәүгә оча алмады, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы.

Чыганак мәгълүматлары буенча, 17 мартта 44 яшьлек пилот очар алдыннан медицина тикшерүе узган. Анализлар аның канында 0,06 промилле күләмендә алкоголь булуын күрсәткән.

 

Дозаның бик аз булуына да карамастан, пилотны рейстан алганнар, аның урынына Мәскәүдән очучы чакырганнар.

Шул рәвешле, самолет Мәскәүгә 7.15 сәгать урынына 13.06 сәгатьтә генә очкан.

Хәзерге вакытта авиакомпаниядә әлеге хәлне тикшерәләр. 

Фото: Михаил Захаров

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X