Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өстәп тә түләрләрме?

Юлда ике машинаның бер-берсенә килеп төр­телүе – гадәти хәл. Хәзер моңа артык игътибар да итмибез кебек. “Алла сак­ласын!” дибез дә, юл һәлакәтенә юлыгучылар яныннан тизрәк узып китәргә тырышабыз. Башына төшкәннәр бе­лә: зыян күрү – бер хәл, бә­релгән машинаны төзек­лән­дерүгә иминият акчасын алу өчен дә шактый тир түгәргә туры килә. Түләгән кадәресе “тимер ат”ны яңартырга җитмәскә дә мөм­кин. Тик бу хәл озакка түгел: ОСАГО буенча акча түләүгә бәйле яңалык бар!

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе Россия Югары судында юл һәлакәтендә күр­гән зыян өчен ОСАГО полисы буенча бирелүче акча­ның дөрес исәпләнмәвен дә­лилли алган. “Җинаять эше рес­публика белән генә чик­ләнми, ул федераль дәрәҗәгә ия”, – дип, алдан ук ачыклык кертте “Татар-Информ” мәгъ­лү­­мат агентлыгында узган матбугат очрашуында идарә җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов. Эш шунда ки: ОСАГО полисы буенча иминият акчасы запас частьлар­ның уртача бәясе турындагы белешмәлектән чыгып исәп­ләнә. Әлеге документны Россия иминиятләштерүчеләр берлеге раслый икән. Әнә шул белешмәдәге бәяләр белән килешмәгәннәр дә инде. Әйтүләренә караганда, кибеттә запас частьлар күпкә кыйммәтрәк тора. Монопо­лиягә каршы федераль хез­мәткә ОСАГО буенча иминият акчасы күләменнән риза булмаучылардан килгән мө­рәҗәгатьләр саны арткан. Моннан өч ел элек башланган тикшерү эшенә узган атнада нокта куйганнар. Илнең Югары суды Россия ими­ният­ләштерүчеләр берлегенә машина кирәк-яраклары бәя­сен базар бәяләре белән тәңгәлләштерергә кушкан.


Казанда яшәүче Дамир Фазлыев былтырдан бирле җәяү йөри. “Көз көне юл һәлакәтенә эләктем. Үземә берни булмады, әмма машинага шактый зыян килде. Иминиятләштерүчеләр авто­мобильгә килгән зыянны 120 мең сумга  бәяләде. Тик бу акча җитмәде. Хәзер суд юлын таптыйм. Ул арада җәяү йө­рергә туры килә. Гаиләдә машинаны төзеклән­дерү өчен артык акча юк”, – ди ул. Сергей Павлов әйтүен­чә, моннан ары Дамир Фазлыев кебек­ләр суд карарына таянып та эш итә алачак. Акчаны дөрес санамаганнар икән, өстәп түләсеннәр! Яңа­лык соңгы өч ел эчендә юл һәлакәтенә эләгүчеләргә кагыла.


Запас частьларның уртача бәясен ник дөрес исәп­ләмәгәннәр соң? Җитәкче урынбасары әлеге сорауга да җавап бирде. Закон нигезен­дә, исәп-хисапны илнең 85 административ үзәгендәге бәяләрдән чыгып ясарга тиеш булганнар. Теге яки бу төбәктә күпме кеше яшәвенә карап, таләпләр дә төрле. Мәсәлән, халкы бер миллионнан да артып киткән шә­һәрләрдә уртача бәяне бил­геләү өчен, кимендә ун ки­беткә керү сорала. “Тик­шерү барышында ачыкланганча,  иминиятләштерүчеләр берлеге вәкилләре нибары 11 административ үзәктәге бәя­ләрне өйрәнгән. Ничә ки­беткә керүләре гомумән билгесез. Бу хакта тәгаен мәгъ­лүмат җиткерүче булмады. Тагын шунысы да бар: тик­шерүчеләр күпләп сату бәя­ләрен исәпкә алган. Закон ни­гезендә, болай эш­ләргә ярамый. Гади кешегә запас частьны ваклап сату бәясен­нән бирәләр бит”, – диде Сергей Павлов.

 


Идарә җитәкчесе урынбасары әйтүенчә, Казанда, мәсәлән, Самарадагы уртача күрсәткечләр гамәлдә булган. “Югыйсә бу ике шәһәр­дәге тормыш дәрәҗәсе шактый аерыла”, – диде ул. Бе­лешмәдәге бәяләрне башкалада автомобильләр сату һәм төзекләндерү белән шө­гыльләнүче бер оешмадагы саннар белән дә чагыштырып караганнар. “57 төрле запас частьны тикшердек. Белешмәлектә ишек, бампер­ларның 70 процентына бәя­ләр очсызрак күрсәтел­гән. Кайбер очракта аерма 40 процентка кадәр җитә”, – диде Сергей Павлов. Монопо­лиягә каршы федераль хез­мәтнең Татарстандагы ида­рәсе үткәргән тикшерү ОСАГО полисы буенча исәп­лә­нүче акчаның күләмен арттырырга ярдәм итәчәк, дигән ышаныч та белдерде ул.


Россия автомобилистлары федерациясенең тө­бәк вәкиле Рамил Хәйруллин сүз­ләренә караганда, руль­дә­ге­ләр­нең дә белешмәгә бәйле сораулары шактый. “Мондый бәяләрне каян алганнар? Әй­терсең ул уртача күрсәткеч­ләргә түгел, ә иң түбән бәягә тиң. Бәрелгән машинаны бу кадәр очсызга төзекләнде­рергә әзер булучыны ничек табарга икәне дә аңлашыл­мый.  Белешмә­лек чирек елга бер тапкыр яңар­тылып торырга тиеш. Әмма чынбарлыкта бу эш­ләнмәде. Шуңа күрә машина йөртү­челәр, иминият акчасы кү­ләменнән риза булмыйча, суд юлын таптарга мәҗбүр булды”, – дип сөй­ләгән ул. Акча тирә­сендә бәхәс бервакытта да тынмаячак, дип фикер йөр­түчеләр дә җитәрлек. Берәү­ләр машинасын кыйм­мәтле салонда төзеклән­дер­гән арада, икенчеләр өйдә генә ремонт ясарга мөмкин. Шул ук автомобиль пыяласын базардан да сатып алучылар бар. Кыскасы, чыгымнарны кем ничек исәпли бит. Ул арада иминиятләште­рүче­ләр суд карарына шикаять белде­рер­гә җыенулары турында әйткән.

Эльвира Вәлиева

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса