Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ОДНга “дару” таптык...

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанциясендә ниләр язылганын аңлыйбызмы? Әллә инде бурыч җыел­масын дип кенә түләп барабызмы? Сер түгел, күбебез кәгазьдәге саннарны тикшереп тә тормый, суммасын да санап азапланмый. Ә менә идарәче оешмалар­ның күрсәткән хезмәтлә­ре­нә тоткан су, җылылык өчен күпме акча килгәненә борчылучылар да шактый икән. Бу хакта кичә “Татар-Ин­форм” мәгълүмат үзәгендә җиткерделәр.

– Соңгы арада ОДНга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр кимеде. Әмма җылылыкка кагылышлы һәм юридик сораулар көн саен килеп тора, – ди Татарстанның Торак-коммуналь хезмәтләр өлкә­сендәге җәмәгать  контро­ле­нең төбәк үзәге директоры Дмитрий Романов.


– Кешеләрнең торак хуҗалыгы өлкәсендә бе­лем­нәре юк. Шуңа да алар югалып кала. Хәтта бу өл­кәдә эшләүчеләр үзләре дә, кайчак коммуналь хезмәт­ләр өчен түләү квитанция­ләрен дөрес төзи белмичә, безгә килә.  Әгәр кеше торак хуҗалыгы өлкәсендә нидер белергә тели икән, безгә килеп, бушлай укый ала. Белемең булганда гына үз хокукларыңны яклап була”.
Дмитрий Романовның сүзләрен “Уңайлы йорт” идарәче оешмасы җитәкче­се Марат Нуриев та хуплый.


– Укымышлы кешеләр белән эшләү безгә дә җи­ңел. Идарәче оешмалар алдында торган зур пробле­маларның берсе – бүгенге таләпләргә туры килерлек кадрлар җитмәү. Кайдадыр укытып, безнең тармакка җибәрерләр дип көткән идек. Тик белгечләр табылмады. Шуңа да хәзер үзе­бездә ресурс үзәге тө­зеп, кирәкле һөнәргә укытабыз. Әйтик, урта яшьләр­дәге кеше вакытлыча эшсез калды, ди. Машина йөртүче сәла­мәтлегенә бәйле проб­ле­малар белән башка руль­гә утыра алмый. Әнә шундыйларны без үзебез өчен укытабыз. Әмма шулай да бүген белемле сантехник һәм электриклар һаман җит­ми”, – ди Марат Нуриев. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләрен язуларга ул да тукталды.

 


– Һәр йортта үз эшен белгән бер кеше булырга тиеш. Без аны йорт буенча җитәкче дип атыйбыз. Әгәр ул йорттагы исәпләгеч күр­сәтмәләрен дөрес итеп тапшыра икән, әлбәттә, түләү аз киләчәк. Тик андый ке­шеләрне табып булмый. Алар бушка эшләргә риза түгел. Милекчеләр үзләре риза булып, акча түләсә, әлбәттә, эшләрләр инде. Без үзебез хезмәт күрсәткән районда бу проблеманы әк­ренләп хәл итәбез. Заманнан артта калмаска кирәк. Хокук ягыннан да белемле булу комачау итми. Милек­ченең идарәче оешма алдында үз хокуклары да, бурычлары да бар. Шуңа күрә игътибарлы булырга кирәк. Әйтик, ОДН түләвен алыйк. Ул әллә кайчаннан бетте инде. Без аңа “дару” таптык. Йортта яшәүчеләр үз нормативларын түли, калганын идарәче оешма күтәрә. Һәр кеше үз хокукын белсен, белми икән, белемен кү­тәрсен”, – ди ул.


 ТКХ өлкәсе буенча белем эстәргә телисез икән, 236-29-97 телефон номерына шалтыратып, гариза би­рә аласыз. Мин дә бу өлкәдә белемне арттырырга уйладым әле. Очрашудан соң, әлеге номерга шалтыраттым. Бер генә җыюдан элә­геп булмаса да, сөйләшү насыйп булды. Трубканы алган кыз исем-фами­лиям­не, элемтә өчен телефон номерымны язып алды. Тиз­дән шалтырату көтәргә кушты. Менә шундый хәл­ләр.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X