Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәрсә бүләк итәргә?..

Һәр елны 23 февраль алдыннан гүзәл зат­лар кибетләрдә бүләк эзли. Хатын-кызга бүләк ясау җиңелрәк кебек. Ә менә ир-егетләрнең күңеленә хуш килерлеген каян табарга? Шушы сораулар белән егетләрнең үзләренә мөрәҗәгать иттек. Түбәндәге киңәшләр бүләк сайлаучы гүзәл затлар өчен файдалы булыр.

* Яхшы бүләк сыйфатлы һәм кирәкле булырга тиеш. Мәсәлән, сумка. Ул көндәлек тормышта бик кирәк. Шулай ук аның сыйфаты буенча ир-егетнең җәмгыятьтә тоткан урынын да билгеләргә була.
* Тормыш иптәшегез күптән начар эшләгән борауга зарланамы? Сүз арасында ниндие яхшы икәнен сорагыз да, кибеткә юлланыгыз. Бүләкне тапшырганда аңардан да бәхетлерәк кешене күрмәссез.
* Руль артында күп вакытын үткәрүчеләргә машина өчен махсус товарлар да артык булмас. Мәсәлән, видеога төшерү җайланмасы. Шулай ук бүген көндәлек тормышта еш кулланылучы флэшка, телефон кебек бүләкләр дә ир-егетләргә ошый.
* Ир-егетләргә игътибарлы булу бүләк сайлаганда да ярдәм итәчәк. Чаңгыда йөрергә яратучыларга – махсус кием, фотога төшерү белән мавыгучыларга фотоаппарат бүләк итәргә мөмкин.
* Ир-егетләр әйтүенчә, бүләк турында аларның үзләреннән дә сорарга мөмкин. Әгәр дә сюрприз ясарга телисез икән, бүләкне ниндидер кечкенә сувенир белән тулыландырырга мөмкин. Мәсәлән, сумка алырга булганда, аның эченә кечкенә брелок салырга да була.

...һәм итмәскә?

“Кирәкмәгән бүләктән дә начаррак әйбер юк”, – диләр. Шуңа күрә, кибеткә юлланганчы, бу турыда җитди уйларга кирәк. Шулай ук үзегез яхшы аңламаган әйберләрне сайламаска киңәш итә алар. Мәсәлән, ирегез балыкчы икән һәм ул балык тоту өчен кайсы кармак иң яхшысы икәнен белә икән, сезнең арзан бәягә алган бу сыйфатсыз бүләгегез аңа ошамаячак.
Бүләкне махсус тартмага салырга кирәкме?
Монда бүләк тапшырылачак урын турында уйлау урынлы булачак. Әгәр дә икәү генә булган чакта тапшырасыз икән, аның кирәге юк. Кеше арасында бирелгән бүләк, әлбәттә, сер булып калырга тиеш.

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса