Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Николай Садовинның китабы чыкты [+ФОТО]

1968 елдан башлап «Лениногорскнефть» коллективының эшчәнлеген «За нефть» күптиражлы газетасы яктыртып килә. Аны көтеп алалар, яратып укыйлар.

Быел басма үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Безгә газетада үзен талантлы, хезмәтсөючән, үткен каләм иясе буларак эзен калдырган журналист Николай Садовинның «Журналист блокноты» китабын тәкъдирләү чарасында катнашырга да насыйп булды. «Рухият» тарафыннан басылган әлеге җыентыкка авторның шигырьләре, төрле елларда язылган мәкаләләре кергән. Нефтьчеләрнең тулы бер тарихы, республикада кара алтын үсеше көзгесе чагылдырылган. Юбилейларга искиткеч бүләк әзерләнгән. Китап әлегә таратылмаган. Әмма бу көнне аны беренчеләрдән булып кулына алган идарәнең ветераннар советы рәисе тиражын тагын да арттыруларын сорап мөрәҗәгать итте. Китапның һәркемнең өй түрендә урын алачагына шик юк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X