Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ни өчен чиновниклар таза гәүдәле?

Галимнәр тикшеренүләр үткәргәннән соң, кызыклы бер үзенчәлеккә игътибар иткән: кешенең социаль статусы никадәр югарырак, ул шул кадәр симезрәк икән... “Моны чиновниклар мисалында исбатларга була”, - ди алар.

Чиновникларның барысы да диярлек артык авырлыктан интегә. Сәбәбе - кесә тулы акчада түгел, ә эш күп булуда һәм аз селкенүдә икән.

1980 елда артык авырлыктан ир-егетләрнең 4,8 һәм хатын-кызларның 7,9 проценты интексә, 2008 елда бу күрсәткеч шул тәртиптә 9,8 һәм 13,8гә җиткән.

Элегрәк планетада яшәүче һәр тугызынчы кеше симез булса, бүген исә андыйлар саны ике тапкыр арткан.

Матди яктан иркен яшәгән илләрдә бу күрсәткеч аеруча зур.

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса