Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нефтьчеләр быел күбрәк фатир вәгъдә итә [+ФОТОЛАР]

Һәр ел саен “Татнефть” компаниясе белән коллектив арасында килешү төзелә.

Профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин билгеләп үткәнчә, 2017 елдагы килешү тулысы белән үтәлгән. Хезмәткәрләргә һәм эшләмәүче пенсионерларга матди ярдәм күләме, 2017 елның 1 гыйнварыннан тариф ставкалары арттырылган. Шатлыклы хәбәр, быел да оклад артачак. 1 апрельдән аны уртача 5 процентка арттыру планлаштырылган. 
– Уртача хезмәт хакы кулланучыларның минималь бюджетына карата 4 тапкырга артыграк. Эш хаклары вакытында түләнде. Хезмәт урыннарын күпләп кыскартуга юл куелмады. Укыту үзәгендә 49 меңнән артык хезмәткәр һәм белгеч укытылды, – диде профсоюз рәисе. 
2017 елда социаль ипотека буенча 678 фатир, Карабашта 40 шәхси йорт төзелгән. Быел 1065 фатир тапшыру планлаштырыла. 1200 яшь хезмәткәргә җиһаз һәм беренчел кирәк әйберләр алуга 120 миллион ссуда бирелгән. Санатроий-профилакторийларда 2854 кеше сәламәтлеген ныгыткан. Лагерьларда 11105 бала ял иткән. Хезмәтне саклауга 611 миллион сумнан артык акча тотылган. Бер эшләүчегә тотылган чыгым 28 мең сум тәшкил иткән. Сәламәтлек саклау, спорт-мәдәни чараларына һәм башкаларга да зур игътибар бирелгән. Быелга коллектив килешү проектын караганда хезмәткәрләрдән кергән тәкъдимнәр исәпкә алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса