Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Март аенда Татарстан халкын дәвамлы яллар көтә

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республика халкы дүрт көн рәттән ял итәчәк.

Татарстан халкын март аенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәвамлы яллар көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне эш көне булмаган бәйрәм көне санала. Россия Хөкүмәте карары нигезендә 6 гыйнварның ялы 9 мартка күчерелде. Эш көне булмаган бәйрәм көне алдындагы көндә эш вакыты бер сәгатькә кыскара”, - диелгән хәбәрдә.

Шулай итеп, 2018 елда биш көнлек эш атнасында 8, 9, 10 һәм 11 март көннәре ял көннәре санала.

7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.

Республика халкын тагын өч ял көне атна ахырында көтә. 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 2018 елның 23, 24 һәм 25 февраль көннәре ял көннәре санала. 22 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса