Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә үзенчәлекле бәйге узды [+ФОТОЛАР]

Юлда йөрү кагыйдәләрен белү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатын күздә тотып Әлмәттә Кыш Бабай призларына эстафета оештырылды.

Инде бишенче ел рәттән оештырылучы бу бәйгедә быел берничә буын вәкилләре көч сынашты: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф укучылары, студентлар, әтиләр, тәрбиячеләр һәм укытучылар. Аларны балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге үзенә җыйды. Бәйгене Әлмәт ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе» һәм районның мәгариф идарәсе бергәләп оештырды. 
–Инде 2013 елдан бирле без юлда йөрү кагыйдәләренә басым ясап, балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өндәү максатыннан да шундый зур чара оештырып киләбез. Спорт эстафеталары белән бергә юлда йөрү кагыйдәләренә кагылышлы биремнәр дә бар. Уен формасында бирелгән мәгълүматны балалар да, олылар да истә калдырырга сәләтле, шуңа күрә бәйгене шундый форматта оештырабыз, - диде юлда йөрү куркынычсызлыгы учреждениесенең территориаль идарәсе профилактика бүлеге начальнигы Лилия Рафигулина. 
Бәйгенең төп герое - Кыш бабай булуын исәпкә алып, оештыручылар чарада катнашучы һәркемгә истәлекле бүләкләр дә әзерләгән иде. Беренче урын ата-аналар, студентлар, мәктәп укучылары һәм тәрбиячеләр командаларына бирелде. Икенче урынга мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укытучылар лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса