Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә заманча электр счетчиклары куялар [+ФОТОЛАР]

Шәһәрдә торак йортларга һәм фатирларга күрсәткечләрне оператив рәвештә дистанцион җиткерә торган электр счетчиклары урнаштыру дәвам итә.

Инде 11 йортта яшәүчеләр аның нәтиҗәсен тоярга өлгергән. Хәзер Гафиятуллин урамындагы 51 а һәм б йортларында да иске счетчикларны заманчаларына алыштыру бара. Яңа система йорт һәм фатирларның да күрсәткечләрен бер үк вакытта алырга мөмкинлек бирә. Кемнең энергияне урлаганы да шунда ук күренәчәк. Шул исәптән ул яшәүчеләрне тотылган электр энергиясе күрсәткечләрен хәбәр итеп барудан коткарачак. Әлеге дистанцион идарә итүле система иң беренче чиратта ОДН күп булган йортларга куела. 
Ирина Апачаева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса