Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә юл һәлакәтендә үлүчеләрне искә алдылар [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә бер бала шоферның сансызлыгы аркасында үлә.

Ноябрьнең өченче якшәмбесендә бөтен илдә юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләрне искә алалар. Быел әлеге чара Әлмәттә биш мәйданчыкта узды. 2005 елдан бирле уздырылып килүче бу дата елдан-ел күбрәк кешене җәлеп итә. «Панорама» сәүдә үзәге каршында тизлекне арттыруның аянычлы нәтиҗәсе - тимер өемен генә хәтерләткән машиналарны эвакуаторлар җәмгыяте ярдәме белән халык хозурына тәкъдим итү дә бу датаны популярлаштыру максатыннан эшләнде. 


– Шоферлар юл кагыйдәләрен бозуның менә шундый аяныч нәтиҗәләргә китерүен онытмасын иде. Узган ел бер генә эвакуатор авариягә очраган машинаны алып чыкса, быел бу акциягә биш эвакуаторны җәлеп иттек, - дип сөйләде Әлмәт ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Артем Михеев. 


Әлеге акциягә тәүге тапкыр Әлмәт районының балалар хәрәкәте лидерлары да кушылып, бу чарага үзгә төсмер кертте. Игътибарлык, авария сәбәпләре хакында плакатлар, төрле буклетлар, эмблемалар ясаган алар. 


Агымдагы елның 10 аенда Әлмәт районында 137 авария теркәлгән, аларда 157 кеше төрле имгәнүләр алган. Татарстанда ун ай эчендә аварияләрдә 20 кеше үлгән. Бер бала Әлмәт районыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X