Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә янгын сүндерүчеләр сыналды [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә янгын сүндерү-гамәли спорт буенча XXIX республика кышкы ярышлары булып үтте. Чемпионатка Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт янгын частьларының 6 командасы җыелды.

Ярыш ачу тантанасына килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе начальнигы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Рафаил Мотыйгуллин янгын сүндерүчеләрне алда бик күп спорт ярышлары көтүен искәртте. 
– Әлмәттәге республика ярышлары быелгы чемпионатларга старт бирде. Февраль аенда Казанда шушындый ук Россия чемпионаты узачак. Яхшы чыгышлар, җиңүләр телим, – диде ул чыгышында. 
«Татнефть» компаниясе профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин һәм башкалар да старт алдыннан ярышларда катнашучыларга җылы сүзләрен ирештерде. Шушында ук беренче тапкыр янгын сүндерү-гамәли спорт гимны яңгырады. 
Янгын сүндерү-гамәли спорт үз эченә ике төрне алган. Яшьрәкләр һәм хатын-кызлар алдагы көннәрдә көч сынашкан иде. Чемпионат зурлар бәйгесе белән тәмамланды. Алар башта штурмлау баскычы буенча өйрәнүләр каланчасының 4 нче каттагы тәрәзәсенә менделәр. Кайберәүләргә баскычны тотып йөгереп, аны һәр кат буенча күчереп, менү өчен 13 секунд вакыт җитте. Командадагы алты кешенең һәммәсе монда һәм 100 метрлы каршылыклы полосаны узуда көч сынашты. Арада дөнья чемпионы Роман Вагнер булуы беркемне дә каушатмады. XXVIII кышкы чемпионатта түбәнкамалылар җиңгән булган. Быел алар икенче урынга калды. Җиңүне янгынга каршы федераль службаның Әлмәттәге 2 нче отряды командасы яулады. 


Ирина Апачаева 
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса