Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа микрорайон төзелә

Быел төзеләчәк күпфатирлы йортлардагы торак мәйдан алдагы еллар белән чагыштырганда шактый азрак – 57698 квадрат метр гына булачак.

Бу әле «сакаллы төзелеш»ләр дә исәпкә алынган сан. Кимүнең төп сәбәбе – районда күпкатлы йортлар төзү өчен буш мәйданчыклар булмауда. Бүген «Татнефть» ААҖ Полевая һәм Автомобилистлар урамнарында җир участоклары сатып алу буенча эш алып бара. Бу урыннарда социаль ипотека буенча күпфатирлы йортлар төзеләчәк. Яңа микрорайонның эскиз проекты килешенгән. Биредә тугыз катлы 2, җиде катлы 4 йорт төзү планлаштырыла. Проектта 154 урынлык балалар бакчасы, спорт һәм балалар мәйданчыклары, машиналарны җир астына кую урыннары һәм башкаларны төзү дә каралган. Әмма бу гына проблеманы чишеп бетермәячәк. 
–Шәһәр һәм район территорияләренә төзелгән, ләкин теркәлмәгән йортларны, буш торган сәнәгать предприятиеләре биләмәләрен ачыклау өчен зур ревизия ясарга кирәк, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X