Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә төрле милләт вәкилләре фикер алышты [+ФОТОЛАР]

Районда яшәүче милли диаспоралар белән очрашуда төбәктә милләтара мөнәсәбәтләр буенча алып барылган эшчәнлеккә йомгак ясалды, быелга бурычлар билгеләнде.

Районда 70 кә якын милләт вәкиле яши. 
– Төбәктә катнаш никахлар да байтак. Барлык милләт вәкилләре үзара килешеп, тыныч яши. Бу юнәлештә мәгариф һәм мәдәният идарәләренең дә эшчәнлеген билгеләп үтәсе килә. Әлбәттә, эш киңәшмәдән киңәшмәгә кадәр генә алып барылырга тиеш түгел, аның системалы, даими булуы зарур. Әгәр дә сораулар бар икән, аңа җаваплар да булырга тиеш. Бүген җыелуыбызның максаты – килеп туган сорауларны барлау, аларны хәл итү юлларын уртага салып сөйләшү, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Олег Шабалин. 
Олег Шабалин быел шәһәрдә Халыклар дуслыгы йорты ачу бурычы торуын да искәртте. Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сирина Җиһаншина укучылар арасында алып барылган эшчәнлекне бәян итте. Билгеләп үтелгәнчә, районда 155 мәгариф учреждениесе санала. 15 гомуми белем бирү мәктәбе этномәдәни милли компонетлы. Шуларның бишесендә чуваш теле, Югары Акташта мордва теле укытыла. Мәктәпләрдә 10098 татар, 7370 рус, 428 чуваш, 72 мордва, 33 башкорт, 8 удмурт, 4 мари, 55 украина, 179 башка милләттән булган, 3527 катнаш никахтан туган укучы белем ала. 
Рус милли-мәдәният берләшмәсенең Әлмәт бүлеге рәисе Владимир Чумаков милли бәйрәмнәрнең әһәмиятенә тукталды. 
Диаспоралар да башкарган эшләре турында сөйләде. Алар шәһәркүләм чараларда, хәйриячелектән дә катнаша. Мисал өчен, 1998 елда ук шәһәрдә төзелгән «Бирлик» азербайҗан диаспорасы узган ел гына да авыр хәлдә булган 23 гаиләгә 250 мең сумлык ярдәм күрсәтте. Балалар һәм Картлар йортына барып та изге гамәлләре белән сокландырып кайттылар. Яңа елда бер гаиләдәге сигез балага бүләк ясаудан тыш, өлкәненә велосипед биреп тә шатландырды алар. Мәктәпкә җыенырга булышу, инвалидларга матди ярдәм күрсәтү – исемлекне тагын дәвам итәргә була. Таҗиклар диаспорасы 200 дән артык кешене берләштерә. Алар да төрле шәһәр тормышында катнаша. 
– Балаларыбыз татар телен дә өйрәнә. Шушында төпләнгәч, без һәркем татарчаны да белергә, халкын, динен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яшәргә тиеш дип саныйбыз, – диде диаспора җитәкчесе Мәрхәт Рәхмәтов. 
«Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Әлмәт филиалы җитәкчесе Ландыш Зарипова да алып барылган эшчәнлекләренә исәп-хисап тотты. Ул бу көнне Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе итеп сайлануы уңаеннан котлаулар да кабул итте. 
Шулай ук Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясының Әлмәттәге филиалы һәм башкалар да тәҗрибәләре һәм планнары белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса