Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә торак төзүче подряд оешмасын алыштырганнар

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов билгеләп үткәнчә, быел да районда 155 мең квадрат метр мәйдан торак төзү бурычы куелган.

Социаль ипотека буенча I кварталда «Алсу» микрорайонында ике йорт куллануга тапшырылачак. Шулай ук Гафиятуллин урамы, 70 адресы буенча социаль ипотека нигезендә 249 фатирлы йорт төзелешен башлап җибәрү буенча әзерлек эшләре бара. Бигәш, 139 нчы йорттан 413 фатирның 321 е социаль ипотека буенча биреләчәк. Быел әлеге йортның 3 подьездын өлгертү бурычы куелган. Коммерция тибында Галиев, 33, Төзүчеләр проспекты, 78, Ленин, 191 нче йортлары төзелә. Социаль ипотека буенча «Көнбатыш капка» микрорайонында Изаил Зарипов проспекты, 3 адресында төзелүче 16 катлы, 120 фатирлы йорт «сакаллы төзелеш»кә әйләнгән иде. Биредән фатир көтүчеләр Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә һәм башка органнарга мөрәҗәгать итеп ардылар. Ниһаять, 3 нче квартал башына төзелешне тәмамларга йөз тоталар. Үз эшен җиренә җиткереп башкармаган подряд оешмасын башкасына алыштыру турындагы сорау уңай якка хәл ителгән. Гыйнвар азагына төзелеш яңартылачак. Шушы ук урамдагы 9 нчы йорт төзелешенә җәлеп ителгән подряд оешмасы да алыштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X