Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Әти белән бергә” исемле спорт чарасы узды

Ир-атның гаилә культурасын һәм кыйммәтләрен тәрбияләүдәге роленә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү максатыннан шәһәрнең 25 нче урта мәктәбендә "Әти белән бергә" спорт чарасы узды.

Укучылар белән беррәттән командада әтиләр һәм бабайлар актив катнашты. Бу чара әти кешеләргә вакытны күңелле һәм файдалы уздырырга мөмкинлек бирде. Алар балалары белән егәрлектә, җитезлектә ярышты.
Ахырда иң активлар медальләр һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Фото: https://femaleface.ru/rol-ottsa-i-materi-v-vospitanii-rebenka/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса