Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә тавыш бирүнең беренче нәтиҗәләре

Әлмәт районында Россия Президентын сайлаулар дәвам итә.

Сәгать 10 га беренче нәтиҗәләр ясалды. Шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова әйтүенчә, шәһәр буенча 14 меңнән артык сайлаучы тавыш биргән инде. Бу 13 процент тирәсе. Район халкы һәрвакыттагыча актив. Биредә 21 процент, ягъни 8,5 меңнән артык кеше тавыш биргән. Иң күп тавышны әлеге вакытка Түбән Абдул җирлеге җыйган – 40 проценттан артык. Шулай ук нәшатлылар исемлегендә Рус Акташы, Сиренькино, Иске Михайловка, Ямаши, Тайсуган, Багряж-Никольск, Бута, Васильевка, Елховой авыл җирлекләре. 


Татьяна Ершова билгеләп үткәнчә, өйдә генә тавыш бирергә теләүчеләр саны да арта. Алар заявканы бүген 14 сәгатькә кадәр бирә ала. Кичә 2,5 мең заявка кергән булган. Бүген заявка бирүчеләр арта төшкән. Бу һава торышына бәйле, өлкәннәргә сайлау участогына барырга авыр, дип аңлатты Татьяна Леонидовна. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса