Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сөт кухнясы ачылды

16 мартта ремонттан соң Әлмәттә сөт кухнясы янә эшли башлады. Биредә Әлмәтнең ике меңнән артык баласына өстәмә туклану ризыклары бирелә. Бирегә йөрүчеләр яңартылган сөт кухнясындагы уңай үзгәрешләрне бәяләргә өлгергән инде.

Бина 1983 елда сафка кертелгән булган. Утыз елдан артык яхшы ремонт күрмәгән бина бик таушалган. Аны ремонтлау мәсьәләсе күптәннән көн кадагында булган. Һәм менә, ниһаять, Әлмәт шәһәр Советы депутаты Рамил Комаров һәм «СМП-Нефтегаз» ярдәме белән бинада төзү-монтаж эшләре башкарылган. Бу эшләргә алты йөз мең сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бу акчага тәрәзә блоклары яңартылган, иске баскыч алыштырылып, коляскалар өчен урын булдырылган, продукция бирү урынында иске конструкция яңага алыштырылган, тамбур җиһазландырылган, ишек алыштырылган һ.б.
Кыскасы, бирегә йөрүчеләр дә, хезмәткәрләр дә бик шат. Тагын бер уңайлык - ата-аналар үтенече буенча эш графигы үзгәртелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса