Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ПЭТ шешәләр җыялар

Республикада беренчеләрдән буларак, Әлмәттә автоматлаштырылган «Пандомат» комплексы (АПК) барлыкка килде.

ПЭТ шешәләрне һәм алюминий банкаларны селектив җыю өчен исәпләнгән югары технологияле җиһаз Әлмәт районы башкарма комитетында урнаштырылган. Якын араларда АПКны шәһәрнең тагын өч ноктасында урнаштырачаклар. Кешеләр күп була торган урыннарда куелачак система бүләкләүне дә күздә тота. Буш банка һәм пластик шешә өчен АПК бонус бирә, аны экологик проектларны тормышка ашыруга тотарга яки ташламага купон рәвешендә алырга була. Яңалык - ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән район башкарма комитетының тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса