Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә китапханә яңартылды

Рафаил Төхфәтуллин исемендәге балалар китапханәсе капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты.

Ул Әлмәттә мәдәният учреждениеләрен төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында яңартылган беренче китапханә булып тора. Республика бюджеты хисабына биредә бүлмәләр яңа сулыш алды, коммуникацияләр һәм тәрәзәләр алыштырылды. 1979 елда ачылган китапханәдән укучылар өзелми. Ел саен китаплар, белешмәләр сорап, 5 мең бала һәм аларның әти-әниләре мөрәҗәгать итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса