Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә хәйрия фестивале булачак

Әлмәттә декабрь аенда «Снежность» юбилейлы хәйрия фестивале узачак.

ЧТПЗ төркеменең «Снежность» театраль фестивале Татарстан хөкүмәте булышлыгы белән XV тапкыр уздырыла. Аның кысаларында Әлмәт татар дәүләт драма театры илебезнең иң яхшы театраль коллективлары өчен тамаша мәйданчыгы булачак. Фестиваль ачылган көнне, 17 декабрьдә, тамашачылар Оренбург музыкаль комедия театры спектаклен – «Аленький цветочек» мюзиклын күрә алачаклар. Композиторы - Россиянең халык артисты Максим Дунаевский. 
18 декабрьдә фестивальдә яшь талантларны үстерү өчен махсус булдырылган мюзикл балалар мәктәбе катнаша. «Алнас» предприятиесе яшьләре һәм «Татарстан киләчәге көллияте» студентлары белән иҗади очрашу кысаларында яшь артистлар «Посмотри, как я летаю!» спектакленең концерт версиясен күрсәтәчәк. Актерлар балалар, дуслык һәм хыяллар турындагы мюзиклдан өзекләр тәкъдим итәчәкләр.
«Снежность» фестивале кысаларында шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күчмә спектакльләр дә планлаштырылган. Фестивальдә «Куклы в чемодане» оригиналь һәм интерактив тамашасы белән дөньякүләм күренекле курчак остасы Николай Зыков чыгыш ясаячак.

Фестиваль Әлмәттә 19 декабрьдә Самара курчак театрының «Али-Баба и 40 разбойников» әкияте буенча куелган спектакльне күрсәтүе белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса