Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә физик мөмкинлеге чикле Чәчкә апа сайлауда үз сүзен әйтте [+ФОТОЛАР]

Әлмәт районында бүген барлыгы 824 инвалид яши. Алар да илдәге төп сәяси вакыйгадан читтә калмый. Шушы минутларда быел 80 яшьлек юбилеен билгеләп узучы Чәчкә Зәйнуллина да үзенең гражданлык бурычын үтәп, өендә тавыш бирде.

Гомере буе Әлмәттә яшәгән һәм нефтьчеләр төбәгендә туып үскән Чәчкә апа тормыштан тулысынча канәгать:

– Мөмкинлегем чикле булса да, бүгенгебезгә дә, язмышыма да мең рәхмәтле. 3 яшемдә сәкедән килеп төшеп, умыртка баганама бик зур зыян килә. Яшь чакта таякларга таянып йөрдем. Коляскага утыруыма әле 10 гына ел. Дәүләткә һәм хәзер алып барылган вәзгыятькә рәхмәт. Бездә инвалидларга зур игътибар бирелә. Элек безнең ишеләрне бар дип тә белмәделәр, – дип сөйләде шәһәрдәшебез.

Атнага берничә тапкыр социаль яклау идарәсеннән Чәчкә апа янына хезмәткәр килеп йөри. Бөтен эшен эшләп, кирәкле әйберләрен алып кайта икән. Моннан биш ел элек Иске Әлмәттәге төп нигезләрен сатып, Чәчкә апа шәһәр фатирына күченгән. Фатирында барлык шартлар бар. Инвалид коляскаларын да гел яңартып торалар икән.

Өе чәчкәләргә күмелгән, аш-суга оста Чәчкә Зәйнуллина илдә тынычлык булуын һәм һәркемгә иминлек теләп калды:

– Сайлауларда мин һәрвакыт катнашам. Киләчәгебезнең тыныч булуын теләп калам. Хәзерге тормыш – ул җәннәт! Инде алга таба да шулай булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса