Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә белешмә алу җиңеләя

Спорт түгәрәкләренә йөрүче балаларга һәр ярты ел саен сәламәтлекләрен раслаучы белешмә алырга һәм моның өчен табибка язылырга кирәк.

Без сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головинадан бу эшне гадиләштереп булмыймы дип кызыксындык. 
– Без бу сорау белән дә шөгыльләнәбез. «Тату поликлиника» проектын тормышка ашыру кысаларында без үзгәрешләр кертергә тәкъдим итәбез. Белешмә бирүләрне икегә бүлдек. Хәзер сәламәт балага белешмәне фельдшер гына да бирә ала. Авырудан соң, әлбәттә, аны бары педиатр гына яза. Без дәүләт хезмәтләре аша табибка язылганда белешмә бирү төймәсен дә булдырыйк дигән тәкъдим белән чыктык. Бу очракта участок табибына талон кирәк булмый, белешмә бирү кабинетына гына языласың. Хәзер аны техник яктан эшләү бара – сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең җавабы әнә шундый булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса