Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә балалар хирургиясе өчен бина төзелә

Сәламәтлекне кайгырту дәвам итә. Узган ел блоктан модульле фельдшер-акушерлык пункты ике авылда төзелгән иде.

Быел буталыларны сөендермәкчеләр. СУ-2 дә шушындый ук модуль технологиясе буенча табиблык амбулаториясе сафка басачак. Балалар шифаханәсендә 2017 елда башланган ремонт 2018 елда да дәвам итә. Республика бюджетыннан психоневрология, туберкулезга каршы, наркология диспансерларын, хатын-кызлар консультациясен капиталь ремонтлауга барлыгы 80,628 миллион сум акча бүлеп бирелә. Әти-әниләргә сөенечле хәбәр – ТР Президенты балалар шифаханәсе бинасына терәп хирургия корпусы төзүгә өстәмә рәвештә 98 миллион сум бирү турында карар чыгарган. Аны 1 июньгә тапшыру бурычы куелган. Тулаем алганда, сәламәтлек саклау объектлары төзелешенә һәм капиталь ремонтлауга бүленгән акча 700 миллион сумнан артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X