Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең яшь мөгаллимәләре ярыша

«Ел тәрбиячесе – 2018» шәһәр бәйгесе кысаларында быел беренче тапкыр яшь мөгаллимнәр арасында «Педагогик дебют – 2018» бәйгесе булып узды.

4, 7, 23, 24, 26, 27, 32, 37, 38, 43, 46, 50, 53, 58, 63 һәм Рус Акташының «Воробушек» мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләреннән барлыгы 16 укытучы үз көчен сынап карады. 38 нче «Дельфин» балалар бакчасында үткән бәйгенең I этабында алар үзләрен тәкъдир итте, эш тәҗрибәләре белән уртаклашты, методик темалары турында сөйләде. Әлеге этапта иң күп балл җыйган биш конкурсант – 7, 26, 32, 37, 50 нче балалар бакчалары мөгаллимнәре II турга юллама алды. Алар хәзер балалар белән педагогик чара уздырырга тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса