Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтне контрольдә тоталар

Россия Президентына 8 кандидат дәгъва кыла. Сайлау участокларында аларның күзәтүчеләре дә утыра. Шәһәр буенча барлыгы 300 дән артык күзәтүче эшли. Һәр адым, гамәл – барысы да ныклы контрольдә.

– Сигез кандидатның һәрберсенең үз күзәтүчесе бар. Алар авыл җирлекләрендәге сайлау участокларында да утыра. Мин көн азагына күзәтүчеләр тагын да активлашыр дип уйлыйм. Гадәттә тавышларны санаганда алар күбрәк була, – диде шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова. 


Без 800 нче сайлау участогында утыручы күзәтүчеләр белән аралаштык. 
– Сайлаулар бик яхшы оештырылган. Кешеләр килә, тавыш бирә, зарланучы юк. Без, күзәтүчеләр тарафыннан әлегә закон бозулар теркәлмәде, – диде күзәтүче Светлана Коновалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса