Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең ике укучысы Казанга юллама алды

Әлмәттә «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона туры булып узды.

Ул ел саен «Татарстанда дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү, үстерү программасы»н гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла. Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Зәй, Ютазы, Чирмешән районнарыннан килгән 17 укучы шәһәребезнең 1 нче мәктәбендә сәләтләрен күрсәтте, үзләре иҗат иткән әсәрләрен, язмаларын җюри хөкеменә ирештерде. Әлмәт данын яклап чыгыш ясаган 25 нче мәктәптән Ризида Мортазина һәм Тайсуганнан Эльвира Әхмәтовалар финалга узды, димәк, кызлар Казанга юллама алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса