Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең бию төркеме – «Созвездие-Йолдызлык» җиңүчесе

«Созвездие-Йолдызлык» республика фестивале җиңүчеләре арасында әлмәтлеләр дә бар.

Түбән Мактамадагы 2 нче мәктәпнең «Шанс» бию коллективы Әлмәт данын яклап чыгыш ясады һәм өченче урынга лаек булды. Фестивальнең йомгаклау турында Россия төбәкләреннән 5 меңнән артык сәләтле бала чыгыш ясады. Оештыручылар катнашучыларның елдан-ел артуын билгели. Быел сайлап алу турларының барысында да алар санының 15 процентка күп булуы күзәтелгән. Җиңүчеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләп, бу фестивальнең Татарстанда гына булуын һәм яңа йолдызлар кабызуын җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса