Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең балалар бакчасы җиңүчеләр исәбендә

Әлмәтнең балалар бакчасы «Бала хокук даирәсендә» социаль видеороликлар республика бәйгесе җиңүчеләре арасына керде.

Җиңүчеләрне 20 ноябрь көнне Казанда "Корстон"да бүләкләделәр. Кыска сюжетларда балалар өлкәннәрнең игътибарын үз проблемаларына җәлеп итәргә тырышты. Бәйге елдан-ел киңәя һәм анда катнашучылар арта бара. Быел гына да анда төрле районнардан 736 ролик кергән. Аларны ясауда 3 меңнән артык бала катнашкан. 6 дан 30 яшькә кадәр булган катнашучылар үз видеороликларын интернетка куйганнар. Социаль ятимлек, җавапсыз ата-аналар, һөнәр сайлау белән бәйле проблемалар турындагы эшләрне 20 меңнән артык кеше караган. Әлмәт данын бәйгедә 46 нчы "Золушка" балалар бакчасының 5 нче әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Мария Антонова яклады. Нәтиҗәдә ул җиңүчеләр унлыгына керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса