Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең 25 нче мәктәбендә икенче смена ачыла

800 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп 2019 елда «Көнбатыш капка» микрорайонында сафка кертеләчәк.

Әлеге белем йорты 25 нче мәктәптәге йөкләнешне киметергә ярдәм итәргә тиеш. Ә әлегә 25 нче мәктәптә икенче смена ачарга булганнар. Әлбәттә, бу карар вакытлыча гына кабул ителгән. Якынча 27 кешедән торган 13 сыйныф ачу планлаштырыла. Мәктәптә шулай итеп проект буенча каралган 1200 укучы урынына 1500 гә якын бала белем алачак. Бу хакта мәгариф идарәсе начальнигы Дмитрий Садетдинов хәбәр итте. 
Моннан тыш, «Алсу» микрорайонында да яңа мәктәп төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта әлеге проектка акча бүлеп бирү мәсьәләсе тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X