Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтленең иҗат кичәсе узды

Узган җомгада шәһәр паркындагы «Ассоль» кафесында иҗат кичәсе узды.

Ул шәһәрдәшебез - язучы, күп кенә әдәби премияләр һәм фестивальләр лауреаты, Р. Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, РФ Язучылар берлеге әгъзасы Гөлнара Миран кызы Миранованың 35 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылды.

 

Язучының балалар өчен әикятләре һәм саф мәхәббәт турындагы хикәяләре федераль, республика басмаларында һәм шәһәр газеталарында, журналларда басыла. Физик мөмкинлекләре чикләнгән Гөлнара үз иҗат җимешләрен сул кулының бер бармагы белән компьютерда үзе җыя. Тулы булмаган сигез ел эчендә ул дүрт китап бастырып чыгарды. 


Бу көнне Гөлнараны котларга якыннары, ул үзе тормышындагы әлеге мөһим вакыйга шатлыгын уртаклашырга теләгән кешеләр, балалар җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса